Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тартып алынган автобусларны КАМАЗ саткан

Чаллы урамнарында маршрутларда йөргән 190 автобусны КАМАЗ кире үзенә кайтарган иде.

Хәзер Чаллы халкы микроавтобусларда йөреп интегә. Бигрәк тә коляскалы инвалидлар, бәби арбалы әниләр кече автобусларга керә алмыйлар. Бу хәл 2020 елның февраленнән бирле дәвам итә. КАМАЗ берләшмәсеннән Чаллы хакимияте зур автобусларны лизингка алган иде, әммә бурычын түли алмаганга кире тартып алды.

Зур автобусларны автогигант инде сатып бетергән, кемгә икәне сер булып кала. Шәһәр хакимияте исә тиздән Чаллыга башка юл белән зур пассажир автобусларын кайтарачакбыз дип ышандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КАМАЗ