Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ташламалы түләү вакыты озайтыла

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 тәүлек эчендә түләгәндә, 50 процент ташлама белән түләргә мөмкин.

Әмма күп очракта, штраф протоколының бу вакыт эчендә килеп җитмәве аркасында штрафны тулысынча түләргә туры килә. Русия Хөкүмәте Дәүләт Думасына шушы вакыт аралыгын озайту турында тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. Хөкүмәт Конституцион суд карарын тикшергәннән соң шундый нәтиҗәгә килгән. ЮХХДИ әзерләгән штраф протоколлары бердәм почта үзәгенә җибәрелә. Бердәм почта үзәгендә аларны ачып танышалар һәм кирәкле җиргә заказлы хат ярдәмендә җибәрәләр. Бу заказлы хатларны “Русия почтасы” адрес буенча илтеп тапшырырга тиеш. Әмма Русиянең барлык төбәкләрендә дә бу хатларны “Русия почтасы” таратмый икән. Алар тараткан регионнарда да кайбер сәбәпләр буенча 20 тәүлек үтеп китәргә мөмкин. Нәтиҗәдә бар кеше өчен дә тигез булырга тиеш закон тигез килеп чыкмый.

 

http://omet-rb.ru/n-kil-avtomobil/437-tashlamaly-t-l-vakyty-ozajtyla

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев