Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Татар әдәбиятыннан ЕГЭ тапшыручы Чаллы кызы: «Куркыта»

«Сыйныфташларым әлеге фәнне сайлавыма гаҗәпләнеп карады», - ди Азалия Шиһапова.

Республикада быел 11 нче сыйныф укучылары арасында татар әдәбиятыннан имтиханны бер генә укучы сайлаган. Ул – Чаллының 37 нче рус мәктәбе укучысы Азалия Шиһапова. Азалиянең әдәбият белән дуслыгы ни дәрәҗәдә булу, туган телгә мөнәсәбәте турында кызыксындык.

– Республикада татар әдәбиятыннан имтихан тапшыру – минем өчен зур бәхет. Үз-үземә шундый бүләк ясавыма сөенеп йөрим әле. Шундый зур адым ясарга батырчылык иткәнмен бит! Өстәвенә әле үзем генә дә икән! Сыйныфташларым әлеге фәнне сайлавыма гаҗәпләнеп карады. Авыр фән бит, диделәр. Күбрәк укытучым белән әзерләнәм, үзем дә тырышам. Әлбәттә, куркыта. Әмма мин булдырачакмын, – ди Азалия. – Бердәм республика имтиханын үзем сайладым. Белемемне сынап карыйсым килде. Китап уку, аның эчтәлеген анализлау ошый миңа. Имтихан тапшыручылар күбрәк булсын иде дә бит. Тик шунысы бар: татар әдәбияты белән теләсә кайсы югары уку йортына кереп булмый. Хәзерге заманда татар теле бәяләнми, татарча сөйләшүчеләр дә күп түгел. Яшьләр әллә белми, әллә ояла шунда… Үзебезнең әниләр өйрәткән тел бит бу!

Азалия кечкенәдән өендә татарча аралашып үскән. Мәктәпкә укырга кергәч, татар теле укытучылары аның якын дустына әйләнгән. Кызыксынуын күреп, татар теленнән һәм әдәбияттан олимпиадаларда катнашырга тәкъдим иткәннәр. Әкренләп призлы урыннар ала башлаган. Бәйгеләргә юлны әнә шулай ярган.

– 7 нче сыйныфтан татар әдәбияты белән кызыксына башладым. Дәресләрдә Аяз Гыйләжев, Гаяз Исхакый әсәрләрен өйрәнү, аларның бүген алтын бәясенә торган фикерләре күңелгә беренче орлыкларны салды. Әбием дә, әнием дә татар әдәбиятын яхшы белә. Беркайчан да татар теле дәресләрен икенче урынга куймадым. Математика, рус теле кебек тигез күрдем. Чит телләрдән французчаны өйрәнәм. Татар телен белгәнгә күрә жиңел бирелә ул миңа, – ди ул.

Азалия фикеренчә, мәктәпләрдә бүген атнага 2 тапкыр укытыла торган татар теле һәм 1 сәгать әдәбият белән генә ерак китеп булмый. Әдәби әсәрләрне күбрәк өйрәнергә вакыт җитми. Шуңа күрә буш вакытларда татарча китаплар укырга тырыша ул. Китапханәгә дә йөри. Елга 20 ләп китап укыйм, ди.

– Татар телен популяр итү өчен, шул телдә аралашырга, гореф-гадәтләрне онытмаска кирәк. Безнең тамырлар тирәндә бит. Тарихта милләтебезнең үз урыны бар. Интернетта татар телен өйрәнергә мөмкинлекләр җитәрлек. Мин үзем китаплардан өйрәнәм. Татар телендә аралашырга, аны яратырга кирәк, – ди ул.

Хыялы – җырчы булу. Киләчәген татар сәнгате белән бәйлисе килә аның. Татарча жырлый, шигырьләр сөйли. Мәктәптә узган чараларны татар телендә алып бара. Шуңа күрә дә шушы юлдан китмәкче.

– Еракка китәргә җыенмыйм. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, Казанга сәнгать юнәлеше буенча укырга керәсем килә. Вуз булырмы ул, көллиятме… Үземнең милләтемә, мәдәниятемә хезмәт итәсем килә, – ди Азалия.

Татар теленнән бердәм республика имтиханын (БРИ) быел 33 укучы тапшыра. 21се – Казаннан. Биектау, Түбән Камадан – өчәр, Кайбыч, Мөслим, Актаныш, Әтнә, Бөгелмә, Чистайдан берәр укучы белемен сынаячак.

Тугызынчы сыйныфларга бәйле вазгыять турында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан белештек. – Быел 9 нчы сыйныфлар арасында туган телдән имтиханны 5802 укучы сайлаган. Шуларның 5616 сы – татар телен, 117 се – чуаш, 49 ы – удмурт, 20 се мари теленнән сынау узды.

Иң күп катнашучылар Казан шәһәренә туры килә. Анда 1106 бала туган телдән имтихан тоткан. Беренче урында – Совет районы. Биредә 544 бала татар теленнән белемен сынады. Чаллы, Яшел Үзән, Азнакай, Түбән Кама, Питрәч, Арча укучыларын да үрнәк итеп китерергә була. Быел укучылары туган телдән имтиханны сайламаган бер генә район да булмады, – диде милли бүлек җитәкчесе Энҗе Гыйзәтуллина.

Татар теле өчен өстәмә балл бармы?

– Укырга кергәндә өстәмә баллар билгеләүне һәр уку йорты үзе хәл итә. Андый мөмкинлек Россия Мәгърифәт министрлыгы раслаган исемлеккә кертелгән олимпиадаларның йомгаклау этабында җиңүчеләргә бирелә. Шул ук вакытта татар теленнән республика, халыкара олимпиадалар, туган телләрдән федераль олимпиада призерларына да балл өстәлә. Татар теле сынавы бердәм дәүләт имтиханы булып саналмый, ул – бердәм республика имтиханы (БРИ). Ә аның нәтиҗәләре уку йортына кергәндә исәпкә алынмый.

vatantat.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев