Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар телендә беренче заманча бәйге кайда узды?

82нче «Көнбагышкай» балалар бакчасы базасында татар телен саклау һәм үстерү, халкыбызның мәдәни мирасын үсеп килүче буынга җиткерү максатыннан Яр Чаллы шәһәре балалар бакчалары арасында «Белем җәүһәрләре» олимпиадасы уздырылды.

Бу чара шәһәр Мәгариф идарәсенең 2021 нче елга планлаштырган муниципаль йөкләмәсе нигезендә оештырылды.
Олимпиада Zoom платформасы аша ике турда утте. Беренче турда шәһәребезнең 60 балалар бакчасыннан татар төркемнәренә йөрүче 200 дән артык 6-7 яшьлек балалар көч сынашты. Бу бакчалар 15 төркемгә бүленделәр. Һәр төркемдә 4 команда сорауларга җавап бирделәр. «Капма-каршы сүзләр», «Тәрҗемә ит», «Халык авыз иҗатын беләсеңме?» дип аталган биремнәрне үтәделәр.  Турда иң күп балл җыючы 11 команда 2 нче турга чыкты. 
Икенче турда 11 балалар бакчасы ике төркемгә бүленеп көч сынашты. «Картина буенча җөмлә төзе», «Әкиятнең исемен әйт», «График диктант» кебек биремнәрне балалар бик яхшы үтәделәр. 
Жюри әгъзалары балаларның җавапларын исәпкә алып түбәндәге урыннарны билгеләделәр: «Иң актив команда» номинациясе – 11, 97, 119 нчы балалар бакчасына, «Иң иҗади команда» номинациясе – 30 нчы балалар бакчасына, «Иң креатив команда» номинациясе 21 нче балалар бакчасына бирелде.  3 урынны 104, 127 нче балалар бакчалары, 2 нче урынны 130 нчы балалар бакчасы яулады.  82 нче «Көнбагышкай», 83 нче “Тылсымчы кыз”, 81 нче «Гөлчәчәк» балалар бакчалары 17 шәр балл җыеп 1 урынга лаек булдылар. 
Олимпиаданы уздыру вакытында татар төркемнәрендә «Туган телдә сөйләшәбез» укыту-методик комплектын тулысынча кулланып эшләгән балалар бакчалары ачыкланды. Жюри әгъзалары фикеренчә, барлык балалар бакчасы да олимпиадага бик яхшы итеп әзерләнгәннәр, балаларның программа буенча белемнәре тирән. Бәйгенең алдагы елларда да дәвамчанлыгы булыр, дип өметләнәбез, чөнки «Белем  җәүһәрләре» олимпиадасы шәһәребезнең балалар бакчалары арасында  татар телендә оештырылган заманча беренче бәйге булды. 

Ләйсирә Сабирова, Алия Мөхәмәтова, Гөлназ Хәлимова, 
82 нче «Көнбагышкай» балалар бакчасы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев