Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Татарстан кроссы»нда 40 меңнән артык кеше катнашты

Шимбә көнне Чаллыда «Татарстан кроссы» узды. Әлеге массакүләм ярышлар Чаллыда 20нче тапкыр үткәрелә. Быел анда 40 меңнән артык кеше катнашты.

Йөгерүчеләр арасында Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов та бар иде. Массакүләм йөгереш башланыр алдыннан ул спорт сөючеләрне сәламләде һәм спорт яратучы шәһәрдәшләрнең елдан-ел артуын билгеләп үтте: «Даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шәһәрдәшләрнең 50%ка якыны шөгыльләнә. Мин ышанам, бу сан артачак. Бүген ярышларда балалар да катнаша. Шәһәрдә спорт инфраструктурасын яңарту һәм төзү буенча зур эш алып барыла. Соңгы алты елда без өч йөзү бассейны, футбол манежы, 86 универсаль мәйданчык төзедек, «Витязь» спорт мәктәбен һәм балаларыбыз спорт белән шөгыльләнә алсын өчен башка күп кенә объектларны ремонтладык», - диде ул.


Төрле дистанцияләрдә финишка беренче килүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кросс