Татарстан кызы Миләүшә Галимова матурлык бәйгесендә призлы урын алды
Ул иң яхшы милли костюм номинациясендә җиңде
Албаниянең Дюррес курорт районында «Miss Globe 2020» матурлык бәйгесе узды. Әлеге чарада 40 илдән килгән кыз катнашты. Татарстаннан Миләүшә Галимова иң яхшы милли костюм номинациясендә җиңде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Миләүшә Галимова 2019 елда «Татарстанның беренче вице-миссы» һәм «Miss Aura International» булган иде.
«Miss Globe 2020» матурлык бәйгесендә Россиядән өч кыз катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев