Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары ачылды

Өченче тапкыр оештырылган курслар республиканың егерме мәйданчыгында узачак.

Бүген Татарстанның уналты шәһәрендә һәм районында татар телен өйрәнү курслары ачылды. Бүгенге көнгә булган мәгълүматлар буенча республика мәчетләрендә курсларга йөрергә теләүчеләрнең саны 300 кешедән арткан. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Диния нәзарәтенең матбугат үзәге хәбәр итте.

“Быел татар теле курслары 20 мәйданчыкта, шул исәптән республиканың 15 мөхтәсибәтендә – Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск, Лаеш, Менделеевск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Норлат, Чистай, Ютазы мөхтәсибәтләрендә үткәреләчәк. Башкалада курсларны “Ризван”, “Тынычлык”, “Казан нуры”, “Гаилә” мәчетләрендә, шулай ук Россия ислам институтында тыңларга мөмкин”, - ди үзәк.

Иң күпсанлы төркем – барлыгы 45 кеше татар телен нәкъ менә Россия ислам институтында өйрәнәчәк. “Башкаланың “Казан нуры” мәчете дә әйдәп баручылар рәтендә – 35 кеше. Татарстан шәһәрләре һәм районнары арасында Түбән Кама мөхтәсибәтендә яшәүчеләр аеруча активлык күрсәтте – биредә 30га якын кеше татар телен өйрәнергә теләк белдергән”, - диелә хәбәрдә.

Лидерлар рәтендә шулай ук Яр Чаллы (23 кеше) һәм Бөгелмә (20 кеше) мөхтәсибәтләре. “Шулай да, төгәл саннар соңрак, төркемнәр тулысынча формалашып беткәч, билгеле булачак”, - дип хәбәр итә оештыручылар.

“Халык әйтмешли, укырга беркайчан да соң түгел. Шуңа күрә мин дә татар телен өйрәнүчеләр рәтенә керергә булдым. Әнием рус, әтием татар милләтеннән. Үземнең кайсы милләт кешесе икәнен әйтүе кыен. Минемчә, канында татар каны аккан кеше татар телен белергә, үзенең туган-тумачалары белән аралашып торырга тиеш”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә “Казан нуры” мәчетенә килгән Изольда ханым.

Интенсив курс программасы татар теленең сөйләм дәрәҗәсен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, теләк буенча ислам дине мәдәнияте белән танышу, шулай ук тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнү мөмкинлекләре каралган. Курслар бушлай. Укыту процессы тәмамлангач, тыңлаучыларга сертификат тапшырыла. 

 

 

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/15/195409/

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X