Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Рәисе республика халкын истәлекле бәйрәм белән котлый

Илебезнең Төп законына 30 ел!

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләрне Россия Конституциясе көне белән котлады һәм үзенең телеграм-каналында кыска видео урнаштырды.

«Илебезнең Төп законына 30 ел!» — дип язган республика җитәкчесе.

Конституция 1993 елның 12 декабрендә узган референдумда кабул ителә. Дәүләт бәйрәме Россия Президентының 1994 елның 19 сентябрендәге указы белән билгеләнгән һәм шул вакыттан бирле ел саен билгеләп үтелә, 2005 елда Россиянең истәлекле даталары исемлегенә кертелә.

Татарстан Конституциясе көне исә бер ай элек – 6 ноябрьдә билгеләп үтелде. Быел республиканың Төп законына 31 ел тулды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конституция рф