Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда 9 җитәкчегә шелтә белдерелгән

Канун нигезендә, декларациядә хата җибәргән вазифаи затларга кисәтү, шелтә белдерү каралган.

Татарстанда узган ел декларациясендә төгәлсезлекләр җибәргән 9 җитәкче дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Бу хакта Татарстан Президентының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча Идарәсенең сектор мөдире Салават Рәхимов “Татар-информ” агентлыгында узган “2017 елны ТР дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенә коррупциягә каршы мониторинг” дип аталган матбугат конференциясендә белдерде.

“Узган елны республиканың 9 җитәкчесе керемнәре турында төгәл яки тулы булмаган мәгълүмат биргән”, - диде ул.

Салават Рәхимов билгеләп үткәнчә, керемнәр турындагы декларациядә төгәлсезлекләр табылса, дисциплинар җаваплылык куллану каралган. Төгәлсезлекләр турында мәгълүматлар алганнан соң, алар анализлана. Бу очракта алдагы ел мәгълүматлары да кулланыла. Теге яки бу төгәлсезлекләр ачыкланса, тикшерү үткәрелә.

9 җитәкче дә - вазифаи затлар. “Монда техник хаталар гына җибәрелгән, ә аларга карата җаваплылыкка килсәк, канун нигезендә ул - кисәтү ясау, шелтә белдерү”, - диде Салават Рәхимов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев