Татарстанда авариядә бер кеше үлгән, ике кеше имгәнгән
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда авариядә бер кеше үлгән, ике кеше имгәнгән

Шаһитлар хәбәр иткәнчә, биредә Hyundai автомобиле «ГАЗель» белән бәрелешә.

Мамадыш районында М7 трассасында җиңел автомобиль белән йөк машинасы бәрелешкән. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, биредә Hyundai автомобиле «ГАЗель» белән бәрелешә. Шуннан соң «ГАЗель» ян кырыена ава. Җиңел машина трассадан юл кырыена төшеп китә.

Җиңел машинаны йөртүче урында ук үлә. Hyundai пассажирын һәм «ГАЗель» йөртүчесен хастаханәгә илткәннәр.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фаҗига

Нет комментариев