Татарстанда автобус белән булган юл һәлакәтендә биш кеше зыян күргән
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда автобус белән булган юл һәлакәтендә биш кеше зыян күргән

Нәтиҗәдә, 35 пассажирның бишесе җәрәхәтләнә.

Бүген иртән Яшел Үзән – Казан трассасында юл-транспорт һәлакәте булды. Башлангыч мәгълүматларга караганда, автобус алдыннан барган җиңел машина җәяүлене үткәреп җибәрү өчен кинәт туктарга мәҗбүр булган. Автобус йөртүчесе бәрелешне булдырмас өчен рульне уңга бора һәм җәяүлеләр өчен җир өсте кичүенең металл конструкциясенә бәрелә. Нәтиҗәдә, автобус салонында 35 пассажирның бишесе җәрәхәтләнә.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


даи кагыйдә юл транспорт билге гаи

Нет комментариев