Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда һава торышы үзгәрә

Көнбатыш циклоны атмосфера фронты республикага яңгыр һәм көчле җил алып килә.

Атна уртасыннан антициклон йогынтысында температура төшә, бигрәк тә төнлә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, чәршәмбе, 29 мартта, һава температурасы +2..-3 градус була. Көндез +6..+11 градуска кадәр җылыта. Явым-төшем ихтималы аз. Чаллыда исә бу көнне термометр баганасы -1 градуска кадәр төшәчәк. 

30 мартта, төнлә аз гына яңгыр яварга мөмкин. Һава температурасы шулай ук -1, +4 градуска кадәр төшә.

Әмма көндез көнбатыш циклон атмосфера фронты республикага бераз яңгыр һәм көчле җил алып килә. Ул көньяк-көнчыгыштан, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы +8..+13 градуска кадәр күтәрелә.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, 31 мартта һәм 1 апрельдә төбәктә җылы һава торышы саклана, бераз яңгыр яварга һәм кинәт җил чыгарга мөмкин. Төнлә һава температурасы +1..+6 градус, көндез +8..+13 градус була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев