Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда яшелчәләргә бәя артты

Бу атнада сөт продукциясе дә кыйммәтләнде.

Татарстанда бер атнада, 28 октябрь – 5 ноябрь аралыгында, кәбестә, кишер, суган, бәрәңге, чөгендер, кыяр һәм банан бәясе артты.

Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле булганча, кәбестә 30,57 сумга (бер килограммы өчен +2,19 сум), кыяр 106,9 сумга (+7,07 сум), кишер 29,87 сумга (+1,68 сум), суган 35,65 сумга (+2 сум), бәрәңге 34,24 сумга (+1,75 сум) кадәр кыйммәтләнгән. Чөгендер хәзер 36,19 сум (+1,43 сум), ә банан 151,16 сум (+4,47 сум) тора.

Татарстанда шулай ук ак май бәясе шактый артты – 43 сумга яисә бер килограммы өчен 950,04 сумга кадәр.

Бу атнада сөт продукциясе дә кыйммәтләнде. Мәсәлән, каймак һәм эремчек бәясе хәзер 2 процентка югарырак.

Шул ук вакытта бер атнада арзанайган продукт та бар – ярым ысланган колбаса (бер килограммы өчен 576,92 сум, бу бер атна элек булган бәя белән чагыштырганда 1 процентка кимрәк).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев