Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда Идел елгасы аша өч километр чамасы озынлыктагы яңа күпер төзиләр

М12 трассасы өчен күперне 32 ай эчендә төзеп бетерергә җыеналар.

Татарстанда тиз йөрешле М12 трассасы өчен, Идел елгасы аша 3362 метр озынлыктагы күпер төзелә.
Әлеге күпер бу магистральдәге иң озын инженер корылмасы булачак. Бу хакта «Автодор» дәүләт компаниясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аралык төзелеше өчен беренче металл конструкция блогы инде күпер төзелеше мәйданына китерелде. Әлеге блок «Курганстальмост» заводында ясалган һәм аның авырлыгы 26 тонна тәшкил итә. Корылманың гомуми авырлыгы якынча 45 мең тонна булачак.
Идел елгасында суднолар хәрәкәтен тәэмин итү өчен ике юл калдырылачак — төп һәм ярдәмче юллар. Төп юл судноларны уздыра торган ике аралык аша уза, күпер астының габаритлары 140 метрга 17 метрны тәшкил итә.
Ике ярдәмче юлдагы күпер асты габаритларының һәркайсы 80 метрга 10,5 метр булачак, дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.
Күпер төзелеше 32 ай дәвам итәчәк. Бүген күпер төзелешендә гомумән алганда 1040 кеше эшли. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев