Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда мәктәп укучылары киберкуркынычсызлык буенча бушлай укуга языла ала

Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «IT-Cube» балалар иҗат үзәгендә «Кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү» дигән бушлай курска гаризалар кабул итә.

Татарстанда мәктәп укучылары киберкуркынычсызлык буенча бушлай укулар уза ала

Татарстанда мәктәп укучылары киберкуркынычсызлык буенча бушлай укулар уза ала. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.     

Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «IT-Cube» балалар иҗат үзәгендә «Кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү» дигән бушлай курска гаризалар кабул итә.

Укуларны 13-17 яшьлек укучылар узарга мөмкин. Гаризалар МЦК-КТИТС сайтында «IT-Cube» - https://www.mck-ktits.ru/it.cube/index.html бүлегендә кабул ителә.

Түләүсез курста укучылар киберкуркынычсызлык нигезләрен өйрәнәләр. Шулай ук социаль челтәрләрдәге төркемнәрне анализларга, шәхси мәгълүматны яклауның төп принципларын үзләштерергә, интернет-киңлекләрне планлаштыру һәм тикшерүләр уздыру күнекмәләрен алырга һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәнә алачак.

Курс турында мәгълүматны 8 (843) 203-5555 (өстәмә 329, 231) яки 8 (906) 329-08-82 телефоннары буенча алып була.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев