Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда мохтаҗ гаиләләрне билгеләү буенча проект эшли башлыячак

Мишустин Татарстанда мохтаҗ гаиләләрне билгеләү буенча пилот проектын эшләтеп җибәрүне анонслады

Ел ахырына кадәр Татарстанда һәм Түбән Новгород өлкәсендә дәүләт мәгълүмат системалары мәгълүматларе нигезендә мохтаҗ гаиләләрне билгеләү һәм аларга адреслы ярдәм күрсәтү буенча пилот проект эшли башлаячак. Бу хакта Россия премьер-министры Михаил Мишустин белдерде.

"Пилот проектны" өч этапта гамәлгә ашыру күздә тотыла, дип билгеләп үтте Мишустин: "Беренче этап — кирәкле мәгълүмат белән реестрны тутыру өчен ай ярым вакыт. Башка ике этапка бер ай салачакбыз. Бу системада бирелә торган пособиеләр һәм ташламалар турында мәгълүматлар пәйда булуга вакыт».

Ахыргы этапта барлык мәгълүматларга анализ ясалачак, ихтыяҗны бәяләү һәм адреслы ярдәм күрсәтү системасын төзү буенча тәкъдимнәр эшләнәчәк. «Боларның барысы турында фикер алышырга һәм кешеләр өчен уңайлы итәргә кирәк, бу идеяләрне адреслы социаль ярдәм күрсәтүне уңайлырак итәргә кирәк. Без бу бурычларны үтәрбез дип ышанам», — дип белдерде Мишустин.

Чыганак: Реальное время

Фото ачык  чыганаклардан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев