Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанга курортлардан ничә кешенең коронавирус йоктырып кайтуы билгеле

Узган атнада Кырым һәм Сочидан алып кайткан берәр инфекция очрагы теркәлгән.

Соңгы тәүлектә коронавирусны читтән йоктырып кайтуның 14 очрагы теркәлгән, шуларның икесе — Кырымнан һәм Сочидан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Соңгы атнада башка илләрдән һәм төбәкләрдән коронавирус йоктырып кайтуның 14 очрагы булды, өстәвенә Кырымнан һәм Сочидан берәр очрак теркәлде. Бу - ял итеп кайткан гражданнар», — диде Любовь Авдонина.

Татарстанда курорт сезоны ачылганнан бирле алты очрак теркәлгән. Ике очрак Кырымда ял итеп кайтучыларда һәм 4 очрак Краснодар крае яр буйларында ял итүчеләрдә расланган. 

 

 

Чыганак: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X