Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тавыш бирү участокларында саклык чараларын бозу очраклары ачыкланмаган

Автобусларда һәм мобиль сайлау участокларында саклык чаралары мәсьәләсе шул пунктта җаваплы кешеләр белән аерым эшләнелгән.

Конституциягә төзәтмәләр керүгә тавыш бирү участокларында саклык чараларын бозу очраклары ачыкланмаган. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы — Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина әйтте.

«Сайлау участокларында коронавируска инфекциясе таралуга сәбәп булырлык хокук бозу очраклары ачыкланмады», — диде Патяшина.

25 июньгә кадәр берничә тавыш бирү участокларына хокук бозу буенча күрсәтмәләр булган, тик аларны тиз арада хәл иткәннәр.

Автобусларда һәм мобиль сайлау участокларында саклык чаралары мәсьәләсе шул пунктта җаваплы кешеләр белән аерым эшләнелгән. Мобиль сайлау участокларында керү һәм чыгу өчен ике ишек булдырылган, һәр сайлаучыдан соң дезинфекция үткәрелгән.

 

 

Чыганак: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев