Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Түбән Кама башлыгы кар җыюга үзе чыкты

Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин барлык чиновникларны кышкы өмәгә чыгарды. Instagram дагы үз язылучыларына җитәкче кеше бу турыда язып чыкты.

 Шәһәр башлыгы район хастаханәсе янындагы территорияне кардан чистартып куйды. 

"Хезмәттәшләр белән иртән бик яхшы разминка үткәрдек! Көне буена җитәрлек энергия, күтәренке рух тупладык! "- дип язды Муллин социал челтәрләргә. 

Өмәгә шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, шулай ук студентлар чыкты. Иҗтимагый әһәмияткә ия объектлар янындагы тротуарлар һәм җәяүлеләр зоналары кардан чистартылды.

Узган атнада шундый ук массакүләм кар җыю Чаллыда да узган иде. Кар чистартуга Сәламәтлек көне игълан ителгән өлкән сыйныф укучыларын да чыгардылар.

Фото: НМР матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кардан чистарту