Түбән Камада пассажирлар белән автобус яна башлаган
Бу вакытта салонда өч кеше булган
Автобус Түбән Камада янды, дип хәбәр итә Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Бу хәл 19 ноябрь кичендә Соболевск трассасында булган. Вахта автобусы хәрәкәт вакытында яна башлый. Бу вакытта салонда өч кеше булган, алар барысы да мөстәкыйль рәвештә чыккан. Янгын сүндерүчеләр килеп җитүгә автобус йөртүчесе утны сүндергән. Зыян күрүчеләр юк.
Сәбәбе-транспорт механизмнары төзек булмау.
Чыганак: АиФ Казань (фото скрин видео)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев