Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Театрның бриллиантлы бүләк алучылары билгеле булды

Алар театрның төрле һөнәр ияләре.

А. Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры үз хезмәткәрләре өчен махсус бүләк - бриллиантлы Алтын тамга булдырды. Аңа нигез итеп Аяз Гыйләҗевның: «Миннән теләк бер генә: элеккечә кайнар дәрт белән эшләгез», дигән сүзләре алынды.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры 34нче сезонны "Диләфрүзгә дүрт кияү" спектакле белән башлап җибәрде.

Премьера тамашачылар күңеленә хуш килде.

Театр үзенең премиясен - брилиант кашлы алтын билге булдырды. Беренчеләрдән булып әлеге  бүләккә театрда төрле бүлекләрдә фидакарьләрчә эшләүче 3 кеше:
костюмер Лида Фазлыева, артист Руслан Әюпов, маркетинг буенча директор урынбасары Резеда Шевченко лаек булды.

Алтын тамганың формасы «слэш» тамгасы рәвешендә - ул Чаллының комплекслар белән күрсәтелүче үзенчәлекле адресларына ишарәли (мәсәлән, 1/02).

Моннан тыш, 34нче сезон ачылу тантанасында театр хезмәткәрләренә шәһәр хакименең Мактау грамоталары, Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Фото театрдан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: премьера бәйрәм мәдәният Чаллы театры