Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Телефон, дип, гомерен кызганмаган...

Гаджетлар безнең тормышка күптән “ныклы адымнар” белән үтеп керде һәм төпле урынын биләде. Кемнәрдер алардан башка тормышын күз алдына да китерә алмый. Берәүләр кыйммәтле, яңа маркалы телефоннар артыннан куа, заман техникасының искиткеч мөмкинлекләренә сокланып, виртуаль дөньяда яши. Алар өчен хәтта гомерен кызганмаучылар да бар икән.

Мәсәлән, шушы көннәрдә Мәскәүдә яшәүче берәү ялгыш өченче каттан тәрәзәдән кыйммәтле телефонынын төшереп җибәрә. Ир шул ук секундта ике дә уйламый телефоны артыннан тәрәзәдән сикерә.

Кичектергесез үлемнән бу сәер кешене өйнең аскы катында урнашкан кибет түбәсенә килеп төшүе генә коткара. Аягын сындырган “герой”ны ашыгыч ярдәм машинасы дәваханәгә алып китә.

Ә менә кыйммәтле гаджетны коткару операциясе башкарыла алгандырмы, билгесез...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X