Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Температурасы күтәрелгән, икенче көнне үлгән...

Уфа дәваханәләренең берсендә 7 яшьлек кыз үлгән.

 Баланың әти-әнисе өчен бу фаҗига аяз көнне яшен яшьнәгәндәй булган, чөнки бала моңа кадәр бернинди хроник авырулардан интекмәгән.
Йөгереп йөргән кызның кинәт кенә тән температурасы 38,4 градуска кадәр күтәрелгән. Әти-әнисе аңа парацетамол даруы төймәсенең яртысын биргән, бала йоклап киткән, тик бераздан тагын температурасы күтәрелеп уянган, тагын ярты төймә дару каптырганнар. Икенче көнне табиб чакыртканнар. Кызның тамагы авырткан, температурасы 37,2 булган. Ул бу көнне бернәрсә дә ашамаган, укшыган. Дәваханәдә исә бала үлгән. Бу аянычлы үлемнең сәбәпләре ачыклана.

 

https://kiziltan.ru/zdorovie/14120-temperaturasy-ktrelgn-ikenche-knne-lgn.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев