ТЭЦ машинисты искиткеч матур сыерчык оялары ясый - ФОТОЛАР
Яңалыклар тасмасы

ТЭЦ машинисты искиткеч матур сыерчык оялары ясый - ФОТОЛАР

ТЭЦның Турбина цехы өлкән машинисты Андрей Тронинның кулыннан килмәгән эше юк.

Ул спорт ярышларында гел призлы урыннар яулый. А.Тронин җитәкләгән туристлар командасы да шәһәркүләм, республика ярышларында җиңә. Үзе иҗат иткән шигырьләрне рэпка салып, хезмәтне саклау буенча станция бәйгеләрендә генә түгел, Россиякүләм зур бәйгеләрдә дә җиңүгә иреште ул.

Буш вакытларында агачтан матур әйберләр ясый икән оста. Күптән түгел ул сыерчыкларга матур оялар ясаган. Мондый салкын язда кошлар аңа рәхмәт әйтеп сайрыйлардыр. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев