Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тимерчелек заводында - яңа директор

Ул - Чаллы егете.

«КАМАЗ» ГАҖның Тимерчелек заводын 38 яшьлек Сергей Кленько җитәкли башлады. Ул моңа кадәр Туймазыдагы бер завод директоры булып эшләгән.

Сергей Кленько – Чаллыда туып-үскән егет. ИНЭКАда укып «Машиналар һәм металлны басым белән эшкәртү» белгечлеге алган.  Институтта укыганда ук эшли башлаган. Диплом алгач инженер-технолог, аннары термик цех башлыгы булып эшләгән. Җитештерү буенча завод директоры урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә.

Аннары Кленьконы Башкорстанның Туймазы заводына генераль директор итеп җибәрелә. Ул җитәчелек иткән чорда «КАМАЗ»ның әлеге заводы уңышлы эшләүче предприятиегә әйләнде.

Кленько өйләнгән, ике баласы бар.

Фото «Вести Камаза» сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: камаз килешү проект предприятие