Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тимур Колесников: “Хатын-кызларга педикюр ясыйм»

Бьюти сферага кереп киткән Чаллы егете белән кызыклы әңгәмә оештырдык.

Ир-атка 70 төрле һөнәр дә аз дигән әйтем бар. Ул нәкъ шәһәрдәшебез Тимур Колесников турында. Аның кулы ниләр генә белми?! Үз гомерендә карават та ясаган, мал да асраган, агач эшләрен дә яхшы белә. Ә хәзер ул яңа һөнәр үзләштергән – хатын-кызларга маникюр һәм педикюр ясый. Инде 2 елга якын. Клиентлары да куп. Аның белән без якыннан тынышырга булдык. 

Үзегез турында сөйләп китегез әле... 
- Исемем - Александр. Әмма Тимур Колесников псевдонимы алдым. Клиентларым мине шул исем аша белә. Тумышым белән Чаллыдан. Белемем буенча слесарь. Шәхси эшмәкәр предприятиесендә эшлим. Буш вакытым булганда хатын-кызларга маникюр-педикюр ясыйм. 

Бьюти индустриядә күбрәк хатын-кызлар эшли. Сез ничек кереп киттегез бу өлкәгә? 
- Элекке хатыным тырнакларын лак белән буйый иде. Аякларына авырлык белән үрелгәнен күреп: “Әйдә үзем булышам”, - дип тәкъдим иттем. Аңа ошап китте. Соңрак апалары да килә башлады. Шулай итеп бьюти-бизнеска кереп киткәнемне сизми дә калдым. Хатыным белән аерылышып, икенче кыз белән тора башлагач та шөгылемне ташламадым. 

Хатын-кызлар белән эшләүдән кыенсынмыйсызмы?
- Ошый, әлбәттә. Хатын-кызлардан оялмыйм. Куркам гына (көлә). Маникюр ясаганда авырттырырмын дип борчылам. Мин эшемә җитди карыйм. Төрле рәсемнәр төшереп ясарга яратам.  Башкаларныкы сыман булмасын димен. 12 яшемдә сәнгать мәктәбендә укыган идем.  . Ул вакытта ук укытучым: ”Син дизайн өлкәсен сайла, кулыңнан килә” диде. Күпме еллар үткәч кенә сәләтем тырнаклар ясауда ачылды менә.

Башлаган вакытта кыен булмадымы? 
- Мин башта Чаллының берничә гүзәллек салонына барып карадым. Эшкә урнашып, тәҗрибә туплыйсым килде. “Юк!”, дип кырт кистеләр. Берсендә генә шалтыратып чакырырбыз дигәннәр иде – алары да алдады. Шуңа күрә үзем Интернет аша видеолар карап өйрәндем. Маникюр осталары белән киңәшләштем. Аннан соң, тырнакка буялган лак катламы куба иде. Борчылудан кулым калтырый иде. Хәзер алай түгел. 

Яңа шөгылегезне туганнарыгыз, дусларыгыз ничек кабул итте? 
- Дөресен генә әйткәндә, гаҗәпләнүче булмады. Алар минем башыма кергән уйны барыбер башкарачагымны белә. 

Сезнең эшегез салондагыда нәрсәсе белән аерылып тора? 
- Иң беренче чиратта, мин өйдә кабул итәм. Икенчедән, бәясе түбән. Маникюр өчен мин 600 сум гына алам. Салоннарда кимендә 1 мең сорыйлар. Педикюр өчен, сезон булмагач, 300 сум итеп куйдым. Хатын-кызларга кыйммәт булмасын дим. Болай да чыгымнары күп. Маникюрны еш ясатып торырга кирәк. Очсыз булгач, клиентларым да күп. 

Сезгә күбрәк яшьләр йөриме, картлармы? 
- Минем 30га якын даими клиентым бар. Гадәттә 40 яшьтән өлкәнрәкләр килә.  Араларында 60дан узган ханымнар да бар. Шуңа игътибар иттем: күбесе кияүдә түгел.  Баштагы мәлне ояла иделәр. Хәзер рәхәтләнеп сөйләшеп утыралар. Хәтта берсе ире белән килде, карап утырды. Түземлеге генә җитмәде. Йөрештереп торды. 
Клиентларны ничек җыйдыгыз? 
- Танышларыннан ишетеп-белеп киләләр. Социаль челтәрдә шәхси аккаунтым бар. Аннан да эшләремне күреп килүчеләр бар. Моннан тыш, мин акцияләр дә уздырам. Әйтик, 8 март уңаеннан хатын-кызларга бушлай тырнакларын тәртипкә китердем. 4 кыз килде. Тагын 3 клиентыма ясыйсым бар. Алар бәйрәм көнне язылган иделәр. Кызлар актив түгел шул. Әллә куркалар, әллә оялалар?! Вакытлары да җитми торгандыр инде. Мин клиентларыма игътибарлы: һәркайсына педикюрдан соң носки бүләк итәм. 

Күбрәк педикюр ясарга яратасызмы, маникюрмы?
- Педикюр. Маникюрны озаграк ясыйм. Тәҗрибәм аз дип саныйм. Чөнки анда тырнакны тип-тигез итеп ясарга кирәк. Ә педикюрда рәхәтрәк – ятым эшлим.

Ятып эшлисез? 
- Озак утырсам аркам авырта. Яткач уңайлырак. Чечняда хезмәт иткәндә аркамны өшеттем. Аннан соң гел авыр эшләрдә йөрдем. 2шәр капчык цемент күтәрергә туры килгән чаклар да булды. Хәзер дә төп эшем станоклар артында үтә. Шуңа күрә эштән соң маникюр-педикюрларга алынмыйм. 

Сезнең җиһазларыгыз профессиональмы? 
- Салоннардагы сыман. Бәлки очсызрактыр. Мин артык кыйммәтле лаклар алмыйм. Таныш маникюр осталары яхшы маркаларны тәкъдим итте. Шулар белән ясыйм. 

Гигиена ягыннан ничек? 
- Барысы да тәртиптә. Инструментларымны һәр клиенттан соң юам, эшкәртәм. Кулыма һәрчак перчатка киям. Педикюр ясый башлар алдыннан хатын-кызларның аякларына антисептик сиптерәм. 

Чаллыда үз-үзен караучы ир-атлар да бар. Аларны да кабул итәр идегезме?
- Юк! Ир-атлар белән эшлисем килми. Аларның чәчләрен алырга риза. Шулай ук үзләрен маникюр ясарга өйрәтә алам. 

Үзегезнең тырнакларыгызны да карыйсыздыр?
- Юк. Станок артында эшлим. Кайткач, әйбәтләп юам, вакытында тырнакларны кисәм генә. 

Сез, маникюр остасы булгач, хәзер иң беренче хатын-кызлар кулына игътибар итәсездер? 
- Әйе (көлә). Кызларның күбесе тырнакларын карамый. Туктатып “әйдә маникюр ясыйм” дип әйтәсем килә. Хәтта аякларының үкчәләрен чистартмыйлар. Каткан, ярылган ярылган килеш йөриләр. Минемчә, хатын-кызлар бар яктан да идеаль булырга тиеш. Үз-үзеңне яратырга кирәк.  

Маникюр ясау керемлеме?
- Әйе. Көненә җидешәр клиент кабул иткән чагым була. Аеруча җәй көне күп киләләр. Бу минем төп эшем түгел. Мин өйләнмәгән. Шуңа күрә акча үземә генә җитә. 

Тырнак ясудан башка тагын нинди шөгыльләрегез бар соң? 
- Чәч кисә беләм. Буяп та бирә алам. Шөгыльләрем күп. Агачтан әйберләр ясарга яратам. Фатирымны, балконны такта белән тышладым. Дусларым белән мебель ясаган чакларым да булды. Фермер да булдым. Хатыным белән авылда тордык. Бозау, дуңгызлар, кош-кортлар карадык. Берзаман сәламәтлегем какшагач, спорт белән дә мавыгып алдым. Хәзер вакыт юк. Булса да, велосипедта йөрим. 

Хыялыгыз нинди?
- Дөресен генә әйткәндә урман янында яшәр идем (көлә). Ә болай үземнең гүзәллек салонымны ачырга хыялланам. Хәзерге вакытта ярдәмчем булса бик әйбәт булыр иде. Әйтик, мин педикюр ясасам, ул маникюр белән шөгыльләнсә, эшләр тизрәк барыр иде. Тагын бер теләгем бар. Ир-атларга да бьюти сферада эшләргә мөмкинлек бирсеннәр иде. Күп кеше минем кебек ир-атларга  көлеп карый. 


Интервью алырга килгәндә Александр клиентына педикюр ясый иде. Күптәннән йөрисезме дигән сорауга ул: “Әйе. Аңа өйрәнеп беттем инде. Дус кызым киңәш иткән иде. Тырышып, үз эшен җиренә җиткереп башкара. Миңа шул ягы ошый”, - диде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матурлык