Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Титов исемендәге скверда ишегалды бәйрәме узды

Комсомол районының С.П.Титов исемендәге скверда 17А микрорайонында яшәүчеләр катнашында ишегалды бәйрәме узды. Чарада шәһәр мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, шәһәр Советы депутаты Евгений Залогин, Комсомол районы башлыгы вазифаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин катнашты.

Район активистлары уңыш күргәзмәләрендә, бакча чәчәкләреннән букетларда һәм декоратив-гамәли иҗатта катнаштылар.


Балалар рәсем, төрле ярышларда катнаштылар, шулай ук "Бумажник" мәдәният йортының иҗат коллективлары түгәрәкләренә язылдылар.

Бәйрәм азагында "Бумажник", "Кызыл тау" һәм "Кызыл Чаллы" ТИҮ рәисләре район активистларына һәм конкурсларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Концерт программасы "Бумажник" мәдәният сарае коллективлары көче белән оештырылды.
Теләгән һәркем үзләрен кызыксындырган сорауларны администрация һәм шәһәрнең төрле махсуслаштырылган хезмәтләре вәкилләренә бирә алды.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ишегалды бәйрәме