Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Түлә дә "текә" номер ал

Автосалоннар номер бирәчәк.

2020 елның беренче гыйнварыннан яңа автомашиналар салоннан ук теркәү номеры тагып чыгарга тиеш булачак. Әлеге вакытта машина сатып алган кеше аны ун көн дәвамында ЮХХДИдә теркәргә һәм номер алырга тиеш иде. Яңа елдан автосалоннар номер бирә башларга тиеш.
Шулай ук "матур" номер өчен түләү кертеләчәк. "Матур" яки "текә" номерларны, "Госуслуги" порталы аша түләп, ришвәтсез-нисез генә алып булачак, дип яза "Коммерсантъ".
Хәбәр ителүенчә, шундый теркәү номерлары саткан өчен ЮХХДИ хезмәткәрләрен хөкемгә дә тарттырганнар иде. 2020 елдан автомашина номеры бәясе - 2 мең сум, мотоциклныкы 1,5 мең сум булачак.
Кулдан алынган машиналарны теркәү процедурасы, элеккечә, ЮХХДИдә башкарылачак.

 

 

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/t-l-d-tek-nomer-al/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X