Трамвайда 87 мең сум акчасын урлаткан
Яңалыклар тасмасы

Трамвайда 87 мең сум акчасын урлаткан

Җинаять эше кузгатылды.

Чаллыда яшәүче 28 яшьлек хатын-кыз трамвайда сумкасын япмыйча барган. Билгесез кеше моннан бик оста файдаланган. Сумкадан акча һәм бизәү әйберләрен алган. Хатын-кыз моны сизмәгән. Өенә кайткач кына 87 мең сум акчасын һәм әйберләре юклыгын белгән. 
Полициягә гариза язган. Җинаять эше кузгатлыган. Җинаятьчене тотканнар. Ул берничә тапкыр хөкем ителгән 38 яшьлек эшсез ир-ат булып чыккан.
Зыян күрүчегә урланган әйберләрнең бер өлешен (10 мең сумга якын акча һәм алтын балдак) кире кайтарганнар.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


криминал Җинаять эше

Нет комментариев