Трассада наркокурьер эзенә төшкәннәр
Яңалыклар тасмасы

Трассада наркокурьер эзенә төшкәннәр

Ир-атта 2кг артык наркотик матдә тапканнар.

Алабуга-Пермь автоюлының 126нчы чакрымында автоинспекторлар «HAVAL» маркалы машинаны туктата. Руль артында 31 яшьлек Воронеж кешесе була.
Тикшерү барышында егетнең өс киеме эченнән 3 төргәк табалар. Экспертиза төргәкләрдә наркотик матдә барлыгын раслый. Ир-ат 2кг якын наркотик матдәне «закладкалар» өчен Ижау һәм Киров шәһәрләренә алып барган. Воронеж кешесе тыелган матдәләрне сатучы интернет-кибеттә курьер булып торган.
Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев