Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Түбән Кама ГЭСы күперендә зур бөке

«Юлның Казанга таба юнәлеше генә ачык. Машиналарны чиратлап үткәрәләр. Юлга чыкканда моны күздә тотыгыз”, - ди инспекторлар.

Түбән Кама ГЭСы күперендә бүген зур юл бөкесе хасил булды. Социаль челтәрләрдә шул хакта зарлы хәбәрләр тарала. Барысына да биредә алып барылучы ремонт эшләре сәбәпче. 

“Кабат транспорт министрын чакыртмый булмас инде,  юкса чакрымларга сузылган пробкаларда утырачакбыз. Бу мәхшәр кайчанга кадәр дәвам итәр?”, - дип зарлана шәһәрдәшләр. 

Җаваплы затлар ышандыруынча, ремонт эшләре 1 октябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш. Моңа кадәр исә машина йөртүчеләргә вакытлыча авырлыкларга сабыр итеп торырга туры киләчәк. 

"Юлның Казанга таба юнәлеше генә ачык. Машиналарны чиратлап үткәрәләр.  Юлга чыкканда моны күздә тотыгыз”, -ди инспекторлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: даи кагыйдә юл транспорт билге гаи