Түбән Кама шәһәрен Радмир Беляев җитәкләячәк
Яңалыклар тасмасы

Түбән Кама шәһәрен Радмир Беляев җитәкләячәк

Ул элек Чаллы башкарма комитетында эшләгән иде.

Бүген Түбән Камада Республика премьер-министры Алексей Песошинны көтәләр. Ул шәһәр башлыгы Рамил Муллинның отставкасын кабул итеп, яңа кандидат белән таныштырырга тиеш. Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп Радмир Беляевны тәкъдим итәчәкләр. Ул бу көннәрдә Менделеевск җитәкчесе вазыйфаларыннан баш тартты. Менделеевскийга киткәнче Радмир Беляев Чаллыда эшмәкәрлекне үстерү өлкәсендә эшләде.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев