Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Түбән Камада татарча белгән табиблар махсус значок тагып йөри башлаган

Бу яңалык пациентларга үз хәлләрен табибка тизрәк аңлатырга, ә медицина персоналына кирәкле ярдәмне оператив рәвештә күрсәтергә ярдәм итәчәк.

Мондый тәкъдим белән Казанның хокук яклаучысы Татарстан Рәисе һәм республика сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иткән булган. Идеяне Түбән Кама күпфункциональ үзәк район хастаханәсенең баш табибы Руслан Вәлиев та хуплаган. Шуңа күрә хәзер татар телен белгән медицина хезмәткәрләренең халатларына «Татарча беләм» значоклары беркетелгән.

Баш табиб фикеренчә, бу яңалык пациентларга үз хәлләрен табибка тизрәк аңлатырга, ә медицина персоналына кирәкле ярдәмне оператив рәвештә күрсәтергә ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә http://nkamsk-rt.ru.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы