Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тугач та әнисез калган Ранэльга бер яшь тулды

«Хәзер Ранэль Казанда. Аңа тагын бер операция ясыйлар. Катетерын алалар», – ди туганы Юрий Филипов.

Чаллы укытучысы Алена Мөхәммәтова узган елның 6 мартында «Кама балалар медицина үзәге»ндә өченче баласын тудырган иде. Әмма хәле начарлану сәбәпле, аны РКБга алып киттеләр. Кызганычка каршы, 14 мартта яшь әнинең йөрәге тибүдән туктады. 

Тугач ук әнисез калган Ранэльның, бертуган ике апасының, аларның әтиләре Рафаэль Мөхәммәтовның, әби-бабайларының хәлен без Алена Мөхәммәтованың бертуган абыйсы Юрий Филипов аша беренче көннәрдән үк белешеп тордык. Юрий әфәнде сеңлесенең үлеменнән соң дөреслек өчен көрәш башлады. «Алёнаны кире кайтарып булмаячагын аңлыйм. Әмма аның үлеме нәрсәнедер үзгәртергә тиеш. Бала тудыру йортларында тәртип, сыйфатлы медицина ярдәме булдырырга кирәк», – дигән иде ул. Соңгы сөйләшүдә Юрий Филипов суд эшләре буенча материаллар экспертизасының 2024 елның өченче кварталына күчерелүе турында да әйткән иде.

Бу ел әлеге гаилә өчен иң авыры. Олы сынау үтәргә туры килде аларга. Әниләрен, тормыш иптәшен, кызларын югалтудан кала, кечкенә Ранэльнең гомере өчен дә көрәш алып бардылар. Чөнки туганда баланың сәламәтлегенә зыян килде. Аңа инвалидлык бирелде. 

«Соңгы арада Ранэль авылда әби белән бабасында – Рафаэльнең әти-әнисендә булды. Моңа кадәр аны безнең әни карады. Тик аның сәламәтлеге какшады. Әнигә 3нче төркем инвалидлык бирделәр. Хәзер ул Алёнаның кызлары белән. Бер-бер артлы чирлиләр. Кечкенәсе Диләрә пневмония булырга мөмкин дигән шик белән хастаханәдә ятып чыкты. Рафаэльгә эшләргә, гаиләнең матди ягын кайгыртырга туры килә», – ди Юрий Филипов. «Хәерлегә булсын! Хәзер Ранэль Казанда. Аңа тагын бер операция ясыйлар. Катетерын алалар», – диде ул. Ранэльны Юрий Филипов үзе дә фотолардан гына күрүен әйтте. Шулай ук баланың яхшы гына авырлык җыюын билгеләп үтте. 

фото: Юрий Филиповтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы