Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Туган телдә башкарылган җыр конкурсында Айдар Сөләйманов Гран-при алды

Якутиядә уздырылган «Биир күн» I төбәкара интерактив этно-поп жанрындагы заманча җыр конкурсында Гран-прига Татарстан вәкиле ия булды Бу турыда "Татар-информ"га конкурста катнашкан Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов үзе хәбәр итә. Нәтиҗәләр интерактив тавыш бирү юлы белән хәл ителгән. Бу - жюри нәтиҗәсе. СМС-тавыш бирү буенча баллар артык югары түгел: әйтик,...

Якутиядә уздырылган «Биир күн» I төбәкара интерактив этно-поп жанрындагы заманча җыр конкурсында Гран-прига Татарстан вәкиле ия булды Бу турыда "Татар-информ"га конкурста катнашкан Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов үзе хәбәр итә. Нәтиҗәләр интерактив тавыш бирү юлы белән хәл ителгән. Бу - жюри нәтиҗәсе. СМС-тавыш бирү буенча баллар артык югары түгел: әйтик, Якутия вәкиле, 6000 тавыш җыеп, "Тамашачы мәхәббәте" призыка лаек булган. "Мин күбрәк жюри өчен эшләдем", - ди Айдар Сөләйманов. Конкурс шартлары буенча, барлык җырлар туган телдә башкарылган. Айдар Сөләйманов халкыбызның 2 җырын һәм композитор әсәрләрен сайлаган. Болар - "Илче Бага" һәм "Рәйхан" халык җырлары; Ренат Харис белән Резеда Әхиярованың "Зәңгәр томан", Ренат Харис белән Эльмир Низамовның "Атлар чаба" җырлары. "Атлар чаба" - "Төрквидениедә" икенче урын алган җыр, "Илче бага" - "Үзгәреш җиле - 2016"да тәкъдим ителгән иде. «Биир күн» («Под одним солнцем») - I төбәкара интерактив этно-поп жанрындагы заманча җыр конкурсы Якутиядә уздырыла. Конкурста Россиянең 11 төбәге - Алтай Республикасы, Башкортстан, Бурятия, Татарстан, Удмуртия, Чувашия, Кырым Республикасы, Чукотка, Тыва, Ямал-Ненец автономияле округы һәм Саха (Якутия) Республикасыннан 11 җырчы катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев