Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы Яңа Бүләк авылында бөек җырчыбыз Илһам Шакировны искә алдылар

Тукай районы Яңа Бүләк авылы мәдәният йортында «Халык яшәгәндә Илһам яшәр!» дигән зур концерт булды.

Ул татар халкының бөек җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Тукай премиясенә һәм Бөтенроссия «Алтын Аполлон» премиясенә лаек авылдашыбыз Илһам Шакиров истәлегенә багышланган иде.

Илһам ага Шакиров иҗаты серле һәм тылсымлы. Ул Тукай районы (элеккеге Сарман) Яңа Бүләк авылында дөньяга килә, кечкенәдән җырларга ярата. 

Ничә дистә еллар татарны татар итеп саклап калуда зур өлеш керткән, халкыбыз рухының бөтенлеген саклап яшәүче Илһам Шакировның туганнары бүген дә безнең Яңа Бүләк авылында яшиләр, җырга-моңга һәвәслек нәсел җебе буенча буыннан-буынга күчеп килә.

Яңа Бүләк мәдәният йортында татар халкының, җыр сәнгатенең «йөзек кашы» булган Илһам ага Шакиров истәлегенә багышланган концерт та тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде. Илһам Шакиров репертуарыннан җырларны сәхнәбез түреннән Флер Шакиров, «Илһам чишмәсе» III Төбәкара җыр конкурсының финалына узган яшь җырчылар Зәлинә Шакирова, Адилә Ишалина, Айсылу Ишалина, авылыбыз үзешчәннәре Фирдәүс Идрисов, Хамис Харисов, Котдүс Гыйльфанов, Нәзир Гыймазетдинов һәм кунакларыбыз Гыйздулла Вәлиуллин, Дилүс һәм Лилия Гомәровлар башкардылар. Авылыбызның гармунчылары Шәфыйгулла Ханов, Нәзир белән Нәзим Гыймазетдиновлар, Фирдәүс Идрисов татар халык көйләренә тезмәләр башкардылар. Илһам Шакиров репертуарындагы «Китмә, сандугач!», «Ромашкалар», «Ак калфак» «Сарман вальсы», «Өммегөлсем», «Ак каен», «Әниемә хат», «Имәннәр шаулый», «Авыл көе», «Умырзая», «Идел буе каеннары» җырларын җырчыларыбыз тамашачы хозурына тапшырып, җылы алкышларга күмелделәр. Сәлмән Әхмәтҗанов Илһам Шакировка багышлап үзе иҗат иткән шигырьләрен башкарды, Әнүзә Идрисова шигырь укыды.

Илһам Шакиров – йөрәкләрне тетрәтерлек моң чишмәсенең үзе иде, 65 елдан артык гомерен җырга багышлаган олуг шәхес! Без бүген дә аның җырларын тыңлый-тыңлый тылсымлы «моң чишмәсенең» суларын эчеп, гүя сусавыбызны басабыз. Милләтне милләт итеп дин һәм җыр-моңнар саклый, диләр. Дөреслек зур бу фикердә. Җыр-моңнары белән терелтүчебез ул безнең Илһам!.

Дилбәр Гыймазетдинова. 
Яңа Бүләк авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев