Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы инспекторлары пенсионерны һәм аның гаиләсен коткарды

Машина йөртүче һәм пассажирлар туңа башлаган була.

Чаллы – Сарман юлында «Лада Калина» машинасы юл кырыена төшеп китә.

«Буран, юл начар. Сакланып кына барырга тырышсам да, машинаны борып җибәрде һәм юл кырыена алып китте», – дип сөйли машина йөртүче ир-ат.

Үзе белән хатыны һәм алты яшьлек оныклары була. Пассажирлар автомобильдән чыга һәм туңа башлый. Бәхеткә, ЮХИДИнең  патруль машинасы үтеп барган була. Алар бәлагә очраган юлчыларга ярдәм итә. Тукай районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге инспекторы Наил Габдрахманов һәм муниципаль хезмәткәр Әмин Кәримов аларга автомобильләрен чыгарырга булыша. Гаилә өйләренә кайтып китә. 

Фото дәүләт автоинспекциясенең Тукай районы бүлегеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев