Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үз акчасына самолёт төзетеп фронтка җибәргән...

Тукай районы Калмия авылында тыл каһарманы Хаҗиәхмәт Муллахмәт улы Әхмәтов истәлегенә куелган элмә такта яңартылды.

Җиңү бәйрәме алдыннан Тукай районы Калмия авылында бик матур чара узды. Авылның мактаулы кешесе Хаҗиәхмәт Муллахмәт улы Әхмәтов истәлегенә куелган элмә такта яңартылды. Бу хакта авылның мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова хәбәр итте. 

«Хаҗиәхмәт ага Бөек Ватан сугышы вакытында үз акчасына самолет төзетеп, фронтка озаткан тыл каһарманы. Аның кызы Фәгыйлә апа безгә – мәктәп һәм авыл җирлеге коллективына чыгып, үзе исән чакта ук шушы элмә тактаны алмаштыру теләге белән чыкты. Без бу идеяне хуплап алдык һәм шушы көннәрдә матур чара оештырдык», – ди. 

Хажиәхмәт Әхмәтов 1884 елда Калмия авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1907-1910 елларда патша армиясендә хезмәт итә. 1914 елда Беренче бөтендөнья сугышына китә һәм 1918 елда туган авылына әйләнеп кайта. 1919 елда аны авыл советы рәисе итеп сайлыйлар. 1921 елга кадәр ул шушы вазифада хезмәт итә. 1930 елда, авылда беренчеләрдән булып, «Кызыл йолдыз» колхозына член булып керә. 1931 елдан башлап, гомеренең ахырына кадәр умартачы булып эшли. Бер умарта гаиләсеннән башлап, бу эшчәнлекне дәвам итеп, 400 умарта йорты җиткерә. 

Сугыш вакытында Хаҗиәхмәт ага Әхмәтов бал сатудан кергән акчаларын, исемле сәгатен, киемнәрен сатып, самолет төзү өчен барлыгы 100 мең сумга тутырып акча бирә. Моның өчен ул Татарстан Верховный Советының Почет грамотасы белән бүләкләнә, хәтта Сталиннан рәхмәт телеграммасы ала. Хаҗиәхмәт агага сугышчылар да рәхмәт хатлары язалар.

«1983 елның 4 октябрендә туган авылы Калмиянең бер урамына – авыл советы башкарма комитеты карары белән Хаҗиәхмәт Әхмәтов исеме бирелә. Авылдашыбызны гел искә алабыз, хөрмәтлибез», – ди Калмия авылының мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев