Тукай районында 34 яшьлек егетне машина бәрдерде
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында 34 яшьлек егетне машина бәрдерде

Шофёрның машина йөртү стажы - 34 ел.

Теләнче Тамак - Торнаташ авылы юлында җәяүле катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. "Ауди 80" автомобиле 34 яшьлек егетне бәрдерде. Ул юлны тиешсез урыннан йөгереп чыккан була. Егет төрле тән җәрәхәтләре алды: башы имгәнде, уң кулы сынды. Аны Чаллы хастаханәсенә озаттылар.

Фото Тукай районы дәүләт автоинспекциясеннән алынды 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл-транспорт һәлакәте

Нет комментариев