Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында яшьләр тулы машина авариягә очрады

Кагыйдә бозучы егет 8 ай элек кенә таныклык алган булган.

Тукай районында яшьләр утырган машина юл-транспорт һәлакәтенә очрады. Авария Чаллы – Сарман юлында булды. Суровкадан юл тотучы кара төстәге «Лада Гранта» автомобиле юл кагыйдәләрен боза. Сарман авылына борылганда төп юлдан килүче ак «Лада Гранта»га юл бирми. Нәтиҗәдә бәрелешәләр. Автомобильләргә каты зыян килә, ак «Лада Гранта» хәтта юл кырыена төшеп каплана. Шунысы мәгълүм: кагыйдә бозучы машина йөртүчегә 19 яшь. Таныклык алуына нибары 8 ай. Икенче машина йөртүчегә 39 яшь. 

Кара машина хуҗасы һәм аның пассажирлары - 19 һәм 20 яшьлек ике егет, 17 һәм 18 яшьлек ике кыз - төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алалар. Ашыгыч ярдәм машинасы аларны БСМПга алып китә. Ак автомобиль йөртүче ир-ат та имгәнә. Аны медиклар урында карый. Ул хастаханәгә барудан баш тарта, дип хәбәр итте Дәүләт автоинспекциясенең Тукай районы бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. 

Фотолар Дәүләт автоинспекциясенең Тукай районы бүлегеннән алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев