Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы финишка якынлашып килә

Шикәр чөгендерен җыю белән "күршеләр" (Тукай районы) бүгенге көндә финишка якынлашып киләләр.

Шикәр чөгендерен җыю белән 11 район шөгыльләнә. Аны алуны Апас, Зәй һәм Бөгелмә районнары төгәлләделәр. Финиш сызыгында - Тукай, Сарман, Буа һәм Минзәлә районнары.

Республикада, шулай ук, рапс җыю да дәвам итә. Бүгенге көнгә 29 район игенчеләре рапс җыюны төгәлләделәр, 150029,2 тонна җыелган. Азнакай, Аксубай, Баулы, Чүпрәле, Балык Бистәсе, Тукай районнары аны җыюны төгәлләп киләләр.

Татарстанда бәрәңге җыюны тулысынча төгәлләделәр, 4 мең гектардан 108,6 тонна бәрәңге җыеп алынды, республика буенча уртача уңыш - 273 ц/га. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң яхшы бәрәңге уңышы - Балтач районында, анда гектардан уртача уңдырышлылык 444 ц/га булды.

Татарстанда шулай ук ашлык кукурузы 10,3 мең гектардан (фаразга карата 23%) 57,6 мең тонна җыеп алынган. Көнбагыш 88,7 мең гектардан (74%) 149,5 мең тонна җыеп алынган.

Республика районнарында сезонлы башка эшләр дә дәвам итә. Аерым алганда, туфрак эшкәртү 1653,7 мең га мәйданда башкарылган, бу фаразга карата 92% тәшкил итә, шул исәптән тирәнтен сөрү — 838 мең га. 

Чыганак: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев