Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы хезмәтчәннәре: "Үләннәр узган ел белән чагыштыра торган да түгел" - ВИДЕО

Хуҗалык җитәкчесе Марат Сафинның әйтүенчә, күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабып, базларга 3500 тонна сенаж салып куйганнар.

Тукай районының С. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыгында бүген терлекләргә сенаж әзерләү бара. Мерәс авылы янындагы 55 гектарлы басуда берьеллык үләннәрне җыялар.

Иске Абдул бригадасы басуында исә үләннәрне чабып, теземнәргә салып киләләр. "Үләннәр нык шәп, узган ел белән чагыштыра торган да түгел. Шушындый басуларны күреп күңел сөенә", - диләр кырларда эшләүчеләр.

Хуҗалык җитәкчесе Марат Сафинның әйтүенчә, күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабып, базларга 3500 тонна сенаж салып куйганнар инде. Терлек азыгын ике еллык итеп әзерләү мөһим, чөнки менә өч ел инде малларны көтүдә йөртмәү юлы белән асрыйбыз. Бу сөт күләмен арттыра, ди җитәкче. Берьеллык үләннәр быел хуҗалык басуларында барысы 600 гектарда чәчелгән. Бу узган елдан 200 гектарга артык. "Мал азыгы әзерләү һәм аның җитәрлек күләмдә булуы бик мөһим, чөнки сөт сатудан кергән акчага яшибез", - ди җитәкче.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы

2
X