Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында өч тонна нефть аккан (ФОТО)

3 июнь көнне кичен Тукай районында җиңел автомобиль белән автоцистерна бәрелешкән, дип яза «Вести КАМАЗа» басмасы.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, 29 яшьлек Чаллыда яшәүче хатын-кыз «Ford Focus» автомобиле руле артында юллар кисешкән урында 20 тонна нефть төягән КАМАЗга юл бирмәгән. Бәрелешү нәтиҗәсендә автоцистерна юл кырыена төшеп киткән һәм капланган. Машина цистернасыннан өч тонналап нефть аккан. Йөртүчесен авыр яралар белән хастаханәгә илткәннәр. Чит ил машинасындагы пассажирларны медицина хезмәткәрләре карагач, өйләренә кайтарып җибәргәннәр.

Нефть продукты якынча 20 квадрат метр мәйданда аккан, диелә язмада.

http://maydan.tatar/tukaj-rajonynda-och-tonna-neft-akkan-foto/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев