Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукайлылар уракка төштеләр - ВИДЕО

Тукай районы игенчеләре урып-җыю эшләренә кереште.

Беренчеләрдән булып кырларга «Кама» агрофирмасы, Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе, «Ярыш» hәм «Гигант» ҖЧҖ, «Вардерасян» КФХ чыкты. «Кама» агрофирмасы борчак җыя башлады. «Р-АГРО» хуҗалыгында көзге бодай суктыралар. Бүгенгә әлеге культура 140 гектар мәйданда суктырылган инде. Гектарыннан уртача 35 центнер уңыш чыга.

Сәйдәшлеләр, ярышлылар арпа суктыру белән мәшгуль. Гигантлылар көзге бодайны урып-җыя. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов сүзләренчә, быелгы урак бераз соңарса да, хәзерге вакытта кыр эшләре өчен һава торышы уңай тора. Нәкъ менә шундый дымлылык 14 процент булган сыйфатлы ашлык җыярга мөмкинлек бирә, ди ул. 

Шулай ук терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә. Бүгенгә район буенча 57 мең тоннадан артык тонна сенаж салынган. Бу бер баш шартлы терлеккә 17,1 центнер азык берәмлеге дигән сүз. 

Тимур Сафин фотолары һәм видеосы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев