Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукталышка камера куелачак

Ни өчен?

Узган атнада шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Поликлиника» тукталышында шәһәрара маршрутларга йөрүче автобусларның җәмәгать транспорты эшенә комачау итүен туктатырга кушкан иде. Бу урында дәүләт автоинспекциясе инспекторлары башкарма комитет җитәкчеләре белән рейд уздырганнар.

– Тукталышта туктап, пассажирлар төшергән кайбер машина йөртүчеләрдән штраф түләттек. Рейд барышында кагыйдәләрне бозучылар булмый, чөнки машина йөртүчеләр бер-берсенә хәбәр итә.  Бу урынга камералар куярга кирәк. Хәзер ГИБДД һәм республиканың «БДД» учреждениесе белән мәсьәләне хәл итәбез һәм якын арада бирегә кагыйдәләрне бозучыларны теркәп бара торган җайланма куелачак, – диде башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев. 

«Тукталышлар җәмәгать транспорты өчен. Шәһәрара маршрутларда йөрүчеләргә пассажирларны утырту һәм төшерү өчен Чаллыда урыннар җитәрлек. Җәмәгать транспорты предприятиеләренә халыкка тиешенчә хезмәт күрсәтү өчен шартлар тудырылырга тиеш. Каршыңда шәһәрара маршрутта йөри торган автобус торганда, 10-12 метрлы автобус белән идарә итү авыр. Шәһәрнең барлык тукталышларында тәртип булырга тиеш», – дип искәртте шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: даи кагыйдә юл транспорт билге гаи