Түләү квитанцияләрен ничә ел сакларга кирәк?
Яңалыклар тасмасы

Түләү квитанцияләрен ничә ел сакларга кирәк?

Идарә итүче компания алышынганда түләүләргә бәйле проблемалар килеп чыгарга мөмкин.

Утка, суга, газга һәм башка торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләү квитанцияләрен күпме вакыт сакларга кирәк? Белгечләр әлеге сорауга аңлатма бирде.

Квитанцияләрне өч ел дәвамында саклау мөһим. Алар бер мәртәбә түләгән өчен ялгышлык буенча икенче тапкыр түләүне таләп иткәндә кирәк булырга мөмкин. "Мондый хәлләр идарә итүче компания алышынганда күзәтелә ала. Шуңа күрә квитанцияләрне ташларга ашыкмагыз", - ди белгечләр.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


түләүләр

Нет комментариев