«Турбина» бакчачылык ширкәтендә хатын-кыз мәете табылды
Аңа 40 яшьләр тирәсе.
Тукай районында урнашкан «Турбина» бакчачылык ширкәтендә хатын-кыз мәете табылды. Аны Первомайская дамбадан бакчачылар күреп ала. Урынга коткаручылар, ГИМС, полиция хезмәткәрләре килеп җитә.
«112 хезмәте хәбәрне 15:28 сәгатькә кабул итте. Коткаручылар, ГИМС хезмәткәрләре тиз арада урынга юнәлде. Әлеге хатын-кызга 40 яшьләр тирәсе. Шәхесе билгеле түгел. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Үлем сәбәпләре ачыклана», – дип белдерде МЧС инспекторы Зиннур Мостафин.
Фотолар ГИМС хезмәтеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев