Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Туучылар да, үлүчеләр дә күп

Чаллыда 2021 елда 6604 бала туган. Аларның 58%ы никахлы гаиләдә дөньяга килгән. Сабыйларга күпчелек София, Ева, Милана, Алисә, Тимур, Кәрим, Марк, Самир кебек исемнәр кушалар. Агиля, Дели, Эйлюль, Далер, Алдияр, Нил, Мубин кебек үзенчәлекле исемнәр бирүчеләр дә бар.

2021 елда икенче бала алып кайтучылар саны – 41% ка, өченче һәм дүртенчегә баручылар – 23% ка арткан. 3 суррогат әни очрагы да теркәлгән.
72 гаиләдә игезәк сабыйлар дөньяга килгән. Иң зур әнигә – 51, иң зур әтигә 62 яшь булган.  
Пандемия аркасында Чаллыда ике ел рәттән үлем очраклары да арткан. Узган ел 6831 кеше вафат булган. Үлүчеләрнең 51%ы – ирләр. Үлем күрсәткече 1000 кешегә – 12,8 очрак. Бу республика күрсәткеченнән кимрәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы