Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тверь өлкәсе татарлары автономиясенең мәдәни үзәгендә татар теленең тарихы турында лекция узды

Лекцияләрдә Тверь татарларын милләтләре белән горурланырга чакырабыз, ди Тверь өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Марс Ибраһимов.

Тверь өлкәсендә татар теле тарихына багышланган дәрес узды.Дәресләр Татарстан Мәдәният министрлыгы гранты хисабына тормышка ашырыла.

Татар теленең тамырлары, икетеллелек феномены һәм татар-рус икетеллелеге турында лингвист, тәрҗемәче Камилла Мансурова сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, 14 февральдән Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясендә татар халкының тарихы, йолалары һәм гореф-гадәтләре турында лекцияләр программасы башланып китте. «Дәресләр рус телендә уза. Казаннан килгән тарихчылар укыта. Лекцияләр курсында без Тверь өлкәсендәге татарларны үзләрен чын татар итеп тоярга, милләтләре белән горурланырга чакырабыз. Кеше күңелендә горурлыкны уятсак, татар телен өйрәнергә дә теләкләре туар, дип ышанабыз», — диде Тверь өлкәсе татарлары автономиясе җитәкчесе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Лекцияләр автономиянең социаль челтәрләрендә дә урнаштырылып бара. 

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев