Тынычлык проспектында  ремонт эшләре башланды
Яңалыклар тасмасы

Тынычлык проспектында ремонт эшләре башланды

Бу күпмегә төшә?

Чаллыда Тынычлык проспектын капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Хәзерге вакытта төзүчеләр «Медгородок» тукталышы тирәсендәге асфальтнең өске катын кисәләр. Шул сәбәпле 7нче комплекстагы җирле юлга керү вакытлыча ябылды. 
Тынычлык проспектын  капиталь ремонтлауны Казанның «Волга-Автодор» компаниясе башкара. Автовокзалдан алып «Яшьлек» проспектына кадәр 29,3 км юл яңартылачак. Моның өчен 2,7 млрд сумга якын акча бүлеп бирелде. 

Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Милли проектлар Юлларны капиталь ремонтлау

Нет комментариев